Хәдисләр җыентыгы "Мөслим"дә, Әбү Котада, радыйаллаһү ганһүнең, риваять итүенчә, Расүлүллаһи салләлаһү галәйһи вә сәлламнән, аның дүшәмбе көн ни өчен ураза тотуы турында сорагач: "Зәликә йәүмүн вулидтү вә унзиләт галәйә фиһи ән-нүбүвәтә! "- дип әйткән. Тәрҗемәсе: "Бу көн мин туган һәм миңа пәйгамбәрлек иңдерелгән көн! "– дип җавап бирә.